+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 октябрь 2019, 21:39

Мылтык тотып, балалар янына...

Бу хәл Әлшәй районында булган.

Әлшәй районының Раевка үзәгендәге балалар бакчасы ихатасына мылтык тоткан ир килеп кергән. 62 яшьлек ирнең күңеле шактый исереп алганнан соң маҗараларга тартыла.
Полиция хезмәткәрләре исерек пенсионерның мылтыгын һәм 24 патронын тартып алган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир белән авылдашлары арасында конфликт чыккан. Конфликт вакытында ул аларга өеннән алып чыккан ау мылтыгы белән янаган.
Ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Әлеге вакытта тикшерү бара.
Читайте нас: