+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 октябрь 2019, 17:15

"Әни, кайчан кайтасың инде..."

Кичә Уфаның ике йортында балаларның тәрәзәдән егылып төшү куркынычы булган.

Кичә Уфада ике баланың тәрәзәдән егылып төшү куркынычы булган. Беренче очракта коткаручылар СССРның 50 еллыгы урамындагы 47нче йортка юлланган. Анда 8нче катның ачык тәрәзәсе тупсасында 5 яшьлек малай басып торган. Ярый әле күршеләре ишекне җимереп кереп, баланы тәрәзәдән төшергәннәр. Малай өйдә берүзе генә булган.
Икенче очракта Орловский урамындагы йортның икенче катында, шулай ук, биш яшьлек малай тәрәзәне бер ачып, бер ябып басып торган.
"Коткаручылар баскыч куеп, бала янына күтәрелде. Малайның сүзләренә караганда, ул көн буена өйдә берүзе торган, әнисе иртән үк эшкә киткән", — дип әлеге хәлгә ачыклык кертә Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәте.
Бераз соңрак әнисе өйгә кайткан. Аның белән полицейскийлар сөйләшү үткәргән.
Бәхеткә, ике очракта да балалар зыян күрми, барысы да яхшы тәмамлана. Ә бит коткаручылар, күршеләр ярдәмгә килеп өлгермәсә, хәлнең фаҗигале тәмамлануы да бик ихтимал иде. Кече яшьтәге балаларның үзләрен генә өйдә калдырмагыз. Бала гомере барыннан да кыйммәт - шуны онытмагыз, әти-әниләр.
Читайте нас: