Татарстанда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә мәктәпкә барганда юлда 11 яшьлек малай югалуы турында язганнар иде. Гаилә күптән түгел Васильево бистәсенә күченгән. Яңа урында малайның дуслары булмаган.
“Ватаным-Татарстан” гәзите хәбәр итүенчә, укучы малайны тапканнар. Иң мөһиме, бала исән-сау.
Билгеле булуынча, укучы автобус белән Казанга китеп барган булган. Анда аны волонтерлар тапкан.