+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 октябрь 2019, 14:38

Инвалид бала өйдә үзе генә булган...

Кушнаренко районында булган фаҗигагә бәйле яңалыклар бар.

Башкортстанның Кушнаренко районындагы "Якорь" бакчачылык ширкәтендә 25 октябрь иртәсендә янгын булуы турында язып чыккан идек инде. Янгында 9 яшьлек кыз һәлак булды.
Соңыннан ачыклануынча, өлкәннәр инвалид баланы өйдә берүзен генә калдырган. Бу хакта Хөкүмәт йортында үткән оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белдерде.
"Кыз үзаллы йөри алмаган. Аны бакча йортында берүзен калдырганнар, — диде ведомство җитәкчесе. — Республика халкын балаларны өйдә ялгызларын калдырмаска чакырабыз. Аларның гомерен куркыныч астына куймагыз".
Ул, шулай ук, Уфада узган атнада коткаручыларның югары каттагы фатирларның тәрәзә төбендә басып торган ике кечкенә баланы төшерергә баруларын, аларның өйдә үзләре генә булуларын искә төшерде.
Читайте нас: