+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 октябрь 2019, 23:21

Өйгә әйләнеп кайтмаганнар...

Уфада 37 яшьлек әти кеше 8 һәм 5 яшьлек ике улы белән бергә югалган.

Уфада 37 яшьлек әти кеше белән бергә, аның 8 һәм 5 яшьлек ике улы югалган. Бу хәл 26 октябрь көнне булган.
Балаларның әниләре белдерүенчә, әтиләре кичке 5ләр тирәсендә улларын алып, Калинин районында урнашкан йортларыннан урамга чыгып киткән. Шуннан бирле аларның өчесе турында да бер хәбәр дә юк.
Республиканың Тикшерү комитеты әлеге очрак буенча җинаять эше ачкан. Белгечләр әйтүенчә, болай эшләү тикшерү чараларын нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бирә.
Әтиләре Артем Мазов, 35 яшьләр тирәсендә күренә, буе 186 сантиметр, төз гәүдәле, күзләре соры. Ул кара куртка, зәңгәр джинсы, соры ботинкалар кигән булган.
Аның 5 яшьлек улы Илья Мазовның буе 138 сантиметр, ябык гәүдәле, сары чәчле, ирен өстендә миңе бар. Зәңгәрсу башлык, яшел куртка, соры джинсы, кара зәңгәр кроссовкалар кигән.
8 яшьлек Вячеслав Мазов: буе 116 сантиметр, тыгыз гәүдәле, чәчләре аксыл-сары, коңгырт күзле. Зәңгәрсу башлык, кара зәңгәр куртка, кара джинсы, соры ботинкалар кигән.
Алар турында мәгълүмат белүчеләр булса, 279-39-02, 237-19-60, 279-48-70, 238-02-22 яки 02 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Читайте нас: