+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 октябрь 2019, 17:38

Балалар газга агуланган...

Бу хәл Нефтекама шәһәрендә булган. Кызганычка каршы, газ чыгып тору аркасында әниләренең гомере өзелгән.

Нефтекама шәһәрендә 33 яшьлек хатын газга агуланып үлгән. Гаиләдәге тагын дүрт кеше, шул исәптән ике бала дәваханәгә салынган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Гаиләдәге 65 яшьлек ир, 61 яшьлек һәм 33 яшьлек ике хатын, 4 һәм 6 яшьлек ике бала берничә көн дәвамында авырып йөргән. Кичә алар барысы да косасы килүдән җәфаланган.
Әлеге хәл өйдә газ чыгып яту сәбәпле килеп чыккан. Кызганычка каршы, балаларның әнисе вафат булган. Ике сабый һәм аларның картәни-картәтисе реанимациядә.
Газ белән эш иткәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен сакларга, аз гына исен тойсагыз да газ хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Читайте нас: