+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 октябрь 2019, 21:43

Баланы кайчан укырга өйрәтергә?

Хәзерге заман әти-әниләре сабыйларына әле теле ачылганчы ук хәреф өйрәтә башлый. Ләкин бу бик үк дөрес түгел икән...

Психолингвист, нейробиолог, Санкт Петербург дәүләт университеты профессоры Татьяна Черниговская фикеренчә, баланы үз вакытында укырга өйрәтергә кирәк. Ләкин күпләр уйлаганча, 3-4 яшьтән түгел. Әлбәттә, баланы 2 яшьтә дә укырга өйрәтеп була, хәтта язарга да. Ләкин аның акылы әле моны аңлы рәвештә эшләргә сәләтле түгел.
Галимә ассызыклавынча, укырга өйрәнүгә әзерлек вак моториканы үстерүдән башлана. Әйтик, пластилиннан әвәләргә, кайчы белән кисәргә, вак предметларны җыярга.
"Болар барысы да баланың сөйләм функциясен үстерә, баш миен "эшләтә". Аннан соң, һәр бала укуга үз вакыты белән өлгерә. Кемдер җиде яшьтә парта артына утырырга әзер, ә кемгәдер янә ел ярым балалар бакчасында уйнап алырга кирәк әле", - ди Татьяна Владимировна.
Малайлар белән кыска һәм конкрет сөйләшергә кирәк. Алар актив эшчәнлеккә җәлеп ителергә тиеш, малайларга тыныч кына утырырга ярамый. Аларда шулкадәр энергия, иң яхшысы - аны дөрес юлга юнәлтеп җибәрү.
"Малайларга иркенлек һәм хәрәкәт итү мөмкинлеге бирегез. Моннан тыш, кызларга караганда, аларга зуррак бурычлар куярга, ярышлар уйлап табарга кирәк. Язма биремнәр белән сәгатьләр буена өстәл артында утыртудан бернинди файда да юк. Һәм шунысы мөһим: аларны теләсә нинди вак-төяк өчен дә мактарга кирәк. Һәм менә тагын бер кызыклы факт: малайлар, кызларга караганда, салкынча бүлмәдә укырга тиеш икән, югыйсә, алар дәрес вакытында йоклап китәчәк", - ди белгеч.
Читайте нас: