+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 октябрь 2019, 18:54

Тәрбияче нәрсә караган?

Балалар бакчасында бер сабыйны тукмаганнар.

Ярославль балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кызны урамда кыйнаган
Социаль челтәрләрдә кечкенә балаларның өлкәннәрчә ямьсез кыланып сугышкан видеосы таралды. Бу хәл Ярославльнең 236нчы балалар бакчасында булган. Анда тәрбияләнүчеләр урамда уйнаган вакытта бер кечкенә кызга ташлана. Алар чиратлап кызчыкка йодрыклары белән китереп суга, кайсыдыр типкәли, өстенә менеп сикерә. Ул вакытта тәрбиячеләре балалар янында булмый.
Сабыйларның әти-әниләре бакча мөдиренә мөрәҗәгать иткән. Балалар бакчасы җитәкчелеге ата-аналарның тәрбияче эше турындагы фикерләре әлегә кадәр гел уңай булды, шуңа да карамастан, проблема коллектив эчендә хәл ителәчәк, дип ышандырган.
Әлеге мәктәпкәчә балалар учреждениесен шәһәр мәгариф департаменты тикшерә, ә зыян күргән бала белән психолог эшли. Тәрбияче эштән бушатылган.
Читайте нас: