+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 ноябрь 2019, 13:46

“Балаларны сагынам…»

23 миллион сум акча урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинага карата чираттагы суд утырышы булды.

Бүген, 1 ноябрь көнне, Уфаның район судында банктан 23 миллион сум акча урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинага карата чираттагы суд утырышы булды. Ул тагын ике ай тикшерү изоляторында булачак.
“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, Луиза үз гаебен таныган һәм тишерүчеләр белән хезмәттәшлек итә башлаган.
Ике кыз әнисе журналистлар белән аралашканда “Өйгә кайтасым килә, балаларны бик сагындым”, дигән.
Хәйруллинаның ире бүгенге көндә өй арестында. Кызларны тәрбияләү белән әтиләре шөгыльләнә.
Читайте нас: