+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 ноябрь 2019, 17:46

Исәннәр, диләр...

Югалган ирне һәм аның ике улын Уфа урамында күргәннәр.

Уфада югалган 37 яшьлек Артем Мазовны һәм аның ике улын бүген башкала урамнарының берсендә күргәннәр. Бу хәбәр социаль челтәрләрдә таралды.
Ике улын иярткән әтине күрүче шаһит белдерүенчә, алар бүген көндезге сәгать икедә Мөбарәков урамы буйлап китеп барган. Арытаба Софья Перовская урамына юнәлгәннәр.
Мәгълүм булуынча, ир үзенең ике улы белән 26 октябрьдә өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле алар турында бер генә хәбәр дә юк. Хатыны полициягә гариза белән икенче көнне мөрәҗәгать иткән.
Шул көннән бирле гаиләне полицейскийлар, криминалистлар, кинологлар, водолазлар, волонтерлар эзли. Югалган ирнең дуслары фикеренчә, Артем балаларын яратучы әти булган һәм аның психикасында тайпылышлар сизелмәгән.
Русия Тикшерү комитеты Башкортстанга югалган әтине һәм аның улларын эзләү өчен криминалистлар җибәрергә карар иткән.
Әлбәттә, бу хәл бөтен республиканы тетрәндерде. Әлеге вакыйгага битараф булмаган һәркем аларның исән табылуын тели. Шаһитлар ялгышмаган гына булсын иде!..
Читайте нас: