+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 ноябрь 2019, 22:00

Балалар боз астына киткән

Фаҗигале хәл Нуриман районында булган.

Нуриман районының Байгилде авылында өч баланың әле боз белән капланып өлгермәгән күл янында йөрүе фаҗига белән тәмамланган. Өч сабыйны күршеләр бик соң күреп ала. Балалар өчесе дә боз астына төшеп китә.
Вакыйга урынына йөгереп килгән әтиләре өч һәм биш яшьлек малайларны тартып чыгара. Алар икесе дә дәванәгә китерелгән. Кызганычка каршы, җиде яшьлек баланы коткарып кала алмыйлар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вакыйга урынында полиция хезмәткәрләре, табиблар һәм психолог эшли.
Елга-күлләр, сулыклар өстендәге боз катламы әле бик озак алдаткыч була. Игътибарлы булыгыз, якыннарыгызны, балаларны саклагыз.
Фото: Ачык чыганаклардан.
Читайте нас: