+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 ноябрь 2019, 22:50

Күпбалалы гаиләләр дә газлы булачак!

Башкортстанда торак йортларга газ үткәрү өчен сертификатлар биреләчәк. Аны кемнәр алачак?

Республикада торак йортларга газ үткәрү өчен сертификатлар биреләчәк. Бу хакта социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
“Безнең республика — шактый яхшы газ үткәрелгән төбәк, шулай да омтылырга урын бар. Шунысы ачыкланды: газ үткәрелгән авылларда кешеләр аңа тоташтырылмаган. Сәбәбе — шактый кыйммәт булуында, барлык эшләр 150 мең сумга кадәр җитә. Шуңа да матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләр өйләренә газ үткәрә алмый. Без газ үткәрү өчен сертификатлар тапшырырга дигән карарга килдек. Аларны Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм күпбалалы гаиләләр ала алачак”, — дип ачыклык керткән төбәк җитәкчесе.
Сертификат ике номиналда — 60 һәм 100 мең сумлык булачак. 11 ноябрьдән республика халкы алар артыннан МФЦның барлык филиалларына һәм социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала.
Фото: lentachel.ru
Читайте нас: