+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 ноябрь 2019, 15:40

Сабыйлар акчасына кул сузган...

Интернат мөдире ятим балаларның социаль пособиеләрен үзенә алуда гаепләнә.

Төбәк Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, Башкортстанның Иске Баеш интернатының 42 яшьлек мөдире 2018 елда сәламәтлеге буенча чикле ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйлар исәбенә социаль пособиеләр сыйфатында исәпләнгән 33 мең сумнан артык акчаны үзләштергән. Ул акчаны балаларның шәхси ихтыяҗлары өчен товарлар һәм медикаментлар сатып алу өчен дигән булып, үз кесәсенә салган.
Хатын комиссиягә балигъ булмаган балаларның акчалары максатка ярашлы тотылуын раслаучы чеклар биргән, тик алар ялган булып чыккан. Элекке мөдиргә карата дүрт җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр полиция хезмәткәрләре белән берлектә шундый ук җинаятьләр булу-булмауга учреждениенең финанс документларын анализлый.
Балаларга китерелгән зыян тулысынча капланган.
Фото: znamkaluga.ru
Читайте нас: