+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 ноябрь 2019, 16:25

Детективның үз версиясе бар...

Әти кеше һәм аның ике улының югалуына инде 8 тәүлек вакыт үтте.

Уфада хәбәрсез югалган Артем Мазов һәм аның ике улын эзләүләр дәвам итә. Кичә, 2 ноябрь көнне, алты водолаз Караидел елгасында эш алып барды. Бүген коткаручылар, полицейскийлар, волонтерлар тагын эзләүгә чыкты. Ике улын ияртеп чыгып киткән ирнең югалуына инде 8 тәүлек вакыт үтте.
Детектив агентлыгы җитәкчесе Александр Шатунов “Вести-Башкортстан" каналына Мазовның һәм аның балаларының югалу версиясен сөйләгән.
“Иң гади версия — бу кеше балаларны алып, еракта яшәүче туганнарына яки дусларына киткән. Ул шулай хатынына үч итәргә уйлаган. Минемчә, бер атна эчендә алар табылыр яки үзләре кайтыр”, — дип саный шәхси детектив.
Иң мөһиме, исән генә булсыннар. Моны гаиләнең якыннары белән бергә, әлеге вакыйгага битараф булмаган һәркем тели, ышанычын югалтмый. Ахыры яхшы тәмамлансын иде...
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе.
Читайте нас: