+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 ноябрь 2019, 19:25

Интернетта озак утырма!

Баланың яше бәләкәй булган саен, планшет-ноутбукларда утыру вакытын чикләргә кирәк.

Русия галимнәре балаларның акыл сәләте һәм аларның интернеттагы активлыгы арасындагы бәйләнешне тикшергән. Экспериментта 200 бала катнашкан. Аның нәтиҗәләрен Edcrunch халыкара конференциясендә тәкъдим иткәннәр.
Интернетта утырырга мөмкинлеге булган һәм челтәргә керү чикләнгән балалар арасында аерма бар икән. Беренчеләре тикшеренү барышында зиһенле булуларын, акыл сәләтенең югары булуын күрсәткән.
Шулай ук яшь төркемнәре арасында да зур аерма бар. Галимнәр ачыклавынча, 5 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар интернетта көненә бер сәгатьтән, 7дән 11 яшькә кадәргеләр - өч сәгатьтән, 12-13 яшьлек үсмерләр 5 сәгатьтән артык утырырга тиеш түгел. Әгәр бу режимны бозсаң, баланың акыл мөмкинлекләре генә түгел, хәтере дә начарланачак.
Интернетны үстерү фонды директоры Галина Солдатова ассызыклавынча, мондый эксперимент Русиядә беренче тапкыр үткәрелгән. Иң мөһиме, илдәге галимнәр ясаган нәтиҗәләр чит ил коллегаларының мәгълүматлары белән туры килгән. Тикшерү нәтиҗәләре объектив булсын өчен төрле яшьтәге төркемнәр һәм төрле мобиль җайланмалар кулланылган.
Фото: lubodar.info
Читайте нас: