+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 ноябрь 2019, 14:50

Безнең көчебез — бердәмлектә!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

"Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Дүрт йөз елдан артык элек Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне илбасарлардан азат итә. Бу патриотик хәрәкәт Руиянең барлык халыкларын берләштерде. Руиянең көче — нәкъ менә халыклар күптөрлелегендә һәм аларның бердәмлегендә.
Башкортстан, күп гасырлар буена Ватаныбызның хәрби һәм хезмәт батырлыклары елъязмасына якты сәхифәләр язып, әлеге хакыйкатьне раслый.
Без барыбыз да төрле. Әмма Ватаныбызны бер үк дәрәҗәдә кайнар яратабыз, авырлыкларны бергәләп җиңәбез, илебезнең уртак уңышларын арттырабыз, аның киләчәге өчен эшлибез. Чөнки бергә без - көч!
Республиканың барлык халкына ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык һәм игелек телим! Бердәм булыйк!" — диелә Радий Хәбировның котлавында.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: