+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 ноябрь 2019, 21:00

“Уңыш бәйрәме”ннән елап кайткан...

Ата-аналар комитетына 8 яшьлек кыздан бу кадәр үч алырга кирәкте микән?

Новосибирск шәһәренең 183нче мәктәбендә булган бу хәл. 8 яшьлек Милана исемле кызны сыйныфташларының әниләре “Уңыш бәйрәме”ннән елатып кайтарып җибәргәннәр.
Бу көнне сыйныфта чәй эчү оештырыла. Тик Милананың әнисе ата-аналар комитетына акча бирмәгән була. Шуңа үч итеп, ата-аналар комитетында торучы Евгения исемле әни: “Син барысы белән бергә өстәл артына утырмыйсың, бернәрсәгә кагыйлмыйсың! Әнә үзеңнең кексларың куелган урынга утыр да шуны гына аша!” —дип кызга ябырыла. Шуннан соң Милана өстәл артыннан йөгереп чыгып, бәдрәфкә еларга китә.
Сыйныф җитәкчесе баланы кире алып керә. Үзе алып килгәнне генә ашарга утырган кызга теге әни янә ташлана:
— Ә мин сиңа сут эчәргә стакан бирмим, әниең акча бирмәде, димәк, эчмисең”, — дип кырт кисә хатын.
Бала янә үксеп еларга тотына. Хәзер сыйныфташлары каршында түбәнсетелгән кыз белән психолог эшли. Кызның әти-әнисе полициягә гариза язган.
Милананың әнисе белдерүенчә, ата-аналар комитеты сыйныф өчен чыгымнар турында беркайчан да “отчет” бирми, шуңа да ул акча бирүдән баш тарткан. Ә мондый ата-аналарга Евгения алдан ук күңелсезлекләр вәгъдә иткән була.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: