+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 ноябрь 2019, 16:00

“Эзлибез, өметләнәбез, көтәбез...”

Уллары белән югалган ирнең хатыны матбугат чараларындагы яңалыкны кире какты.

Шушы көннәрдә матбугат чараларында ике улы белән югалган Артем Мазовның хатынына шалтыратуы турында хәбәр таралды. Ирнең хатыны белдерүенчә, бернинди шалтырату да булмаган һәм аның газизләре турында бүгенгә кадәр хәбәр юк.
“Балаларымны һәм иремне тапмадылар әле, яңа бернинди мәгълүмат та юк. Без эзлибез, өметләнәбез һәм көтәбез. Матбугат чаралары язганча, ирем миңа шалтыратмады! Балаларымның югалуы турындагы ориентирны таратуыгызны сорыйм. Әгәр дә сез аларның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, полициягә мөрәҗәгать итегез, әгәр дә күрсәгез, аларны фотога төшерегез. Барлык битараф булмаган һәм эзләнүдә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт”, — дип язган хатын-кыз социаль челтәрдәге битендә.
37 яшьлек Артем Мазов, аның 8 һәм 5 яшьлек улларын эзләүдә Идел буе төбәк эзләү-коткару отрядыннан тугыз водолаз-коткаручы катнаша. Караидел елгасыннан эзләү эшләре дәвам итә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: