+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 ноябрь 2019, 17:20

Сабыйлар җимерелергә торган бакчага йөргән

Гафури районының Красноусол авылындагы балалар бакчасын япканнар.

Гафури районының Красноусол авылындагы балалар бакчасын япканнар.
Гафури районының Красноусол авылындагы балалар бакчасы 2017 елда авария хәлендә дип табылган була. Ике ел дәвамында 280нән артык сабыйның гомеренә көн саен куркыныч янаган.
Күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ике ел элек экспертлар балалар бакчасы бинасын өлешчә авария хәлендә дип тапкан: фундамент һәм конструкцияләр начар хәлдә булган.

— Бинаның әлеге өлеше файдалануда чикләнгән иде, ә урындагы хакимияткә һәм мәгариф оешмасына капиталь ремонт үткәрергә тәкъдим ителде. Әмма түрәләр бу киңәшләргә битараф калган, — дип белдерделәр республика прокуратурасында.

Соңрак тикшерү бинаның тулысынча авария хәлендә булуын ачыклаган: стеналар, фундамент һәм тимер-бетон плитәләр яраксыз хәлдә, янгын хәвефсезлеге һәм санитария-эпидемиология нормалары таләпләре бозылган.

Суд нәниләр имин шартларда тәрбияләнергә һәм белем алырга тиеш дигән карар чыгарган. Әлегә суд карары законлы көченә кермәгән.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: