+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 ноябрь 2019, 15:35

Үз балаларын урлап качкан...

Швециядә күпне күргән, күпне кичергән гаилә, ниһаять, Русиягә кайтты.

Швециядә яшәүче Русия кешесе Денис Лисов өч кызы белән туган җиренә — Хабаровск өлкәсенә кайтты. Аның бу юлы бик катлаулы һәм урау булган.
Билгеле булуынча, 2012 елда гаилә Швециягә күчеп китә. Шунда Денисның хатыны көчле стресс аркасында каты авыруга дучар була һәм дәваханәгә эләгә. Урындагы хакимият “ир балаларын ялгызы карый алмый” дигән карар чыгара. 2017 елның көзендә аларның өч кызын тартып алалар һәм чыгышлары белән Ливаннан булган мөселман гаиләсенә тәрбиягә бирәләр.
Быел апрель аенда балаларын күрергә барган әтиләре кызларын алып, Польшага кача. Тик Варшавадан Русиягә тиз генә кайтып китү насыйп булмый. Швеция аларны эзләү игълан итә. Бәхетләренә, Польша суды русиялеләрне яклап чыга һәм балаларны кире кайтармый.
Шушы көннәрдә Денис 4, 6 һәм 12 яшьлек кызлары белән Хабаровск өлкәсенә кайтты. Монда гаиләнең фатиры бар. Хәзер документлар, теркәлү, шулай ук, мәктәп, балалар бакчасы белән барлык мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Өлкә хакимияте гаиләгә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер.
Кызларның әниләре әлегә Швециядә, дәваханәдә калган.
Фото:ul.kp.ru
Читайте нас: