+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 ноябрь 2019, 18:50

“Кәнфит” ашап агуланган...

Башкортстанның Кырмыскалы районында 12 яшьлек үсмер дәваханәгә эләккән.

Табиблар аның никотинлы матдәләр белән агулануын ачыклаган. Табиблар малайга тиешле ярдәм күрсәтеп, әти-әнисе белән өйләренә кайтарып җибәргән.
Эчке эшләр министрлыгының төбәктәге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 15 яшьлек укучы интернет аша тәмәкенең бер төренә заказ биргән. Мәктәптә ул 12 яшьлек укучыга тәмәкене “кәнфит” дип тәмләп карарга биргән. “Әлеге матдәне кулланганнан соң, үсмер агуланып, дәвалау учреждениесенә китерелгән”, — дип белдерә ведомство.
15 яшьлек үсмернең ата-анасына карата полиция хезмәткәрләре “ата-аналар яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве”маддәсе буенча административ протокол төзегән.
Тәмәкенең зарарлы булуы, бигрәк тә Интернет аша теләсә нәрсә алу сәламәтлек өчен куркыныч тудыруы турында балаларга әти-әниләр дә, укытучылар да вакытында аңлатсын, сөйләшү үткәрсен иде.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: