+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 ноябрь 2019, 19:55

Тәрбияче бассейнда баткан...

Фаҗигале хәл Уфадагы балалар бакчасында булган.

8 ноябрьдә Уфадагы балалар бакчаларының берсендә бәхетсезлек очрагы булган. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 1968 елгы хатын, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, кичке вакытта мәктәпкәчә учреждение бассейнында булган. Тәрбияче суга кергән һәм бата башлаган.
Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре чакыртылган. Хатынны дәваханәгә алып киткәннәр. Табиблар ничек кенә тырышмасын, тәрбияченең гомерен саклап калу мөмкин булмый.
Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге очрак буенча тикшерү башланган. Балалар бакчасы хезмәткәренең үлем сәбәбен билгеләү өчен судмедэкспертиза билгеләнгән. Алдан ачыклануынча, криминаль характердагы эзләр табылмаган.
Фото: bascom.ru
Читайте нас: