+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 ноябрь 2019, 14:05

6 яшьлек Сашага кем үчле?

Плющенконың улына янаулар булган.

Фигуралы шуу буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Евгений Плющенконың алты яшьлек улы Александрга социаль челтәрләрдә янаулар булган. Бу хакта Super.ru интернет чыганагы хәбәр итә.
Билгесез хатын-кыз малайга төрле әшәке сүзләр язган һәм үтерү белән янаган. Сашаның Instagramда аккаунтына 343 мең кеше язылган. Ул анда “Гном Гномыч” исеме белән теркәлгән. Малай фигуралы шуу белән шөгыльләнә, ул даими боз тамашаларында чыгыш ясый.
“Миңа, Евгенийга һәм Сашага сектантлардан шактый озак вакыт янау килде. Бу кешеләр безгә генә түгел, безнең дусларга да язган», — дип сөйләгән малайның әнисе Яна Рудковская.
Яна әйтүенчә, алар хокук саклау органнарына гариза язган. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Фото: vokrug.tv
Читайте нас: