+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 ноябрь 2019, 17:25

Баланың ашаганда су эчүе зыянлы түгелме?

Бу сорауга табиб-гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты Алексей Головенко җавап бирә.

Чыннан да, бала ризыкны су белән йотып җибәрсә, ашказанындагы ферментлар ризыкны тулы күләмдә эшкәртмәячәк, дигән популяр миф йөри. Бу алай түгел, ди табиб.
Эш шунда, сәламәт кешенең ашказаны-эчәк системасында ферментлар артыгы белән бүленеп чыга. Бер стакан су ашказанында әчелек дәрәҗәсен үзгәртми. Шуңа күрә теләсә нинди ризыкны ашаганда су эчәргә була икән.
Белгеч әйтүенчә, ашаганда салкын су эчәргә ярамый дигән сүз дә дөрескә туры килми икән. Бала ашаганда салкын су эчсә дә, ашказаны-эчәк системасындагы ферментлар, хәтта майлы ризыкны да яхшы үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: