+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 ноябрь 2019, 13:05

9 яшьлек малай 130 белән җилдерә...

Ә моны кызыкка күргән әнисенә хәзер закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.

Интернет челтәрендә Яр Чаллыдан 9 яшьлек малайның машина белән идарә итүе, тизлекне сәгатенә 130 километрга кадәр җиткерүе турындагы видео яшен тизлегендә таралды. Язманы социаль челтәрләргә малайның әнисе куйган. Өстәвенә, хатын комментарий язучыларга үзен яшәргә өйрәтмәүләрен әйткән.
Шау-шу тудырган бу видеоязма хокук саклау органнарының игътибарын җәлеп иткән. Якын арада Агния Алтынбаевадан сорау алыначак. Әни кеше балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәүдә һәм баланы куркыныч астына куюда гаепләнә. Балигь булмаган малайга машина белән идарә итүне рөхсәт иткәне өчен иң зур җәза — өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Агния Алтынбаева үзе 17 ноябрьдә Яр Чаллы трассасында бернинди экстраординар вакыйга булмады дип саный. 28 яшьлек хатын сүзләренә караганда, аның улы өч яшьтән алып машина йөртә һәм аңа сәгатенә 130 километр тизлек белән йөрү берни түгел. Моны ана кеше машина йөртү таныклыгы алыр алдыннан яхшы тренировка дип белдергән.
Ә социаль челтәрләрдән файдаланучылар блогер хатын үз балаларын гына түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның да гомерен куркыныч астына куя дигән фикердә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: