+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 ноябрь 2019, 15:25

Мазовлар турында хәбәр итүчегә — 500 мең сум...

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыэзләүдә ярдәм итүчегә гарантияләнгән бүләк игълан итте.

Башкортстанда полицейскийлар югалган ике малай һәм аларның әтиләрен эзләүне дәвам итә. Республика Эчке эшләр министрлыгы Мазовлар гаиләсен табарга ярдәм итәчәк мәгълүмат биргән өчен 500 мең сум күләмендә гарантияләнгән бүләк игълан итте.
Билгеле булуынча, 26 октябрьдә Уфада яшәүче 34 яшьлек хатын ике улы һәм ире югалуын хәбәр итеп, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 37 яшьлек Артем Мазов уллары — 5 яшьлек Вячеслав һәм 8 яшьлек Илья белән бергә, урамга чыгып киткән һәм өйләренә әйләнеп кайтмаган.
Әтиләре Артем Мазов, 35 яшьләр тирәсендә күренә, буе 186 сантиметр, төз гәүдәле, күзләре соры. Ул кара куртка, зәңгәр джинсы, соры ботинкалар кигән булган.
Аның 5 яшьлек улы Илья Мазовның буе 138 сантиметр, ябык гәүдәле, сары чәчле, ирен өстендә миңе бар. Зәңгәрсу башлык, яшел куртка, соры джинсы, кара зәңгәр кроссовкалар кигән.
8 яшьлек Вячеслав Мазов: буе 116 сантиметр, тыгыз гәүдәле, чәчләре аксыл-сары, коңгырт күзле. Зәңгәрсу башлык, кара зәңгәр куртка, кара джинсы, соры ботинкалар кигән.
Алар турында мәгълүмат белүчеләр булса, 279-39-02, 237-19-60, 279-48-70, 238-02-22 яки 02 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: