+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 ноябрь 2019, 13:35

Юлда бала гомере өзелде...

Алдагы көннәрдә бозлавык көтелә. Руль артында сак булыгыз!..

Кичә, 21 ноябрь кичендә, Башкортстанның Стәрлетамак районында коточкыч юл фаҗигасе булган. ЮХХДИның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Раевка ягыннан Стәрлетамак юнәлеше белән барганда, Hyundai автомобиле белән идарә итүче 36 яшьлек ир идарәне югалта һәм машина каршы каршы юлга чыга. Бу вакытта анда JOHN DEERE экскаватор-төягече китеп барган була.
Көчле бәрелүдән артта утырган 9 яшьлек малайның гомере өзелә. Төрле җәрәхәтләр алган ике пассажир, водительнең хатыны һәм ике яшьлек кызы дәваханәгә озатылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә юлларда бозлавык көтелә. Тизлекне арттырмагыз, сак булыгыз.
Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте.
Читайте нас: