Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Бөре шәһәрендә 10 яшьлек малайның урамда кешеләрдән киемгә акча соравы турында видеоязма таралды. Баланың сүзләренә караганда, аның курткасы һәм бияләйләре генә бар. Ә менә башлык сатып алырга акчасы юк.
“Минем хакта барысы да белә инде: полиция дә, ашыгыч ярдәм дә, опека органнары да”, — ди малай әлеге видеоны төшерүче очраклы шоферга. — Әти-әни өйдә исерек...”
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү” дигән җинаять маддәсе билгеләре буенча тикшерү башлган. Криминалистлар баланың әти-әнисеннән, бу хәлнең шаһитларыннан сорау ала. Шуннан соң җинаять эшен кузгату турында карар кабул ителәчәк.
Фото: социаль челтәрләрдән.