+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 ноябрь 2019, 14:00

9 яшьлек баланы бер тәүлек эзләгәннәр

Ә ул бәдрәф чокырында яткан...

Краснодар краеның Яңа Кубань районындагы авылда 18 ноябрь көнне 9 яшьлек кыз югала. Аны хокук сакчылары, авыл халкы, волонтерлар эзли. Бер тәүлек узгач, кызны авылдагы мәдәният йорты ихатасындагы җәмәгать бәдрәфенең пычрак чокырында табалар.
Бала бик авыр хәлдә була. Ашыгыч ярдәм бригадасы аны дәваханәгә алып китә. Кызны реанимациягә салалар. Табиблар баш мие җәрәхәтләнүен, төрле дәрәҗәдә бәрелүләр булуын ачыклый.
Әлеге хәл буенча тикшерү башланган. Бала һөҗүм корбаны булган дип уйларга нигез бар. Тикшерү комитеты “Кече яшьтәге баланы үтерергә омтылу “ маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Төбәк прокуратурасы, шулай ук, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарын җәлеп итеп, тикшерү оештырды.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: