+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 ноябрь 2019, 23:25

Үсмер 9 яшьлек кызны коткарган

Ул бер ирнең кызны елатып машинага утыртын күреп кала...

Иркутск шәһәрендә үсмер 9 яшьлек кызны җинаятьче кулыннан коткарган.
Мәгълүм булуынча, 48 яшьлек ир сәүдә рәтләре янында бер кызны көч кулланып Toyota Vista автомобиленә өстери. Баланың кычкыруын 16 яшьлек үсмер күреп кала һәм очраклы үтеп баручыны ярдәмгә чакыра. Алар кузгалып китәргә өлгерән машина артыннан китә. Җинаятьче үзен арттан автомобиль куып килүен күргәч, кызны төшереп калдыра. Тик ерак китеп өлгерәлми. Үзен Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлый.
Соңыннан ачыклануынча, баланы машинага утыртып алып киткән ир көчләү өчен ике тапкыр хөкем ителгән булып чыга.
Ярый әле шушы хәлне күреп калган үсмер битараф калмыйча, барысын да тиз һәм дөрес эшли. Югыйсә, бу вакыйганың дәвамын күз алдына китерүе дә куркыныч...
Фото:news-r.ru
Читайте нас: