+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 ноябрь 2019, 12:35

Сәдака түләү өчен терминаллар урнаштырачаклар

Беренче терминаллар Татарстанда барлыкка киләчәк

Беренче терминаллар Татарстанда барлыкка киләчәк
“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Казан мәчетләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә зәкят һәм сәдаканы онлайн түләү өчен терминаллар урнаштырылачак. Бу хакта Татарстанның Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “ПэйЗакят” оешмасы Казан мәчетләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә PayZakat платформасын гамәлгә кертү турында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган.
PayZakat – Исламда мәҗбүри һәм ирекле сәдакаларны исәпләү, җыю, бүлү һәм мониторинглау өчен бердәм санлы интернет-платформа булып тора. Проектның максаты – барлык хәйриячелек процессларының ачыклыгын арттыру.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: