+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 ноябрь 2019, 17:35

Бала колагына су керсә...

Белгечләр фикеренчә, башны селкетү аеруча куркыныч.

Колакка су кергәч, уңайсыз хәлдән кешеләр мөмкин кадәр тизрәк арынырга омтыла. Һәм бу дөрес тә, чөнки ул колакта озак торса, бактерияләр үрчи.
Колактагы суны чыгаруның иң киң таралган ысулы — башны кыегайтып селкетү. Әмма галимнәр фикеренчә, бу бер дә файдалы түгел.
Корнелл университеты һәм Вирджинский технология университеты белгечләре тәҗрибә үткәргән. Алар 3D технологияләре ярдәмендә колактагы суны башны селкетеп чыгарганда нәрсә булачагын ачык күрсәткән.
Галимнәр белдерүенчә, сабыйның ишетү юллары тар, шуңа да суны чыгару өчен башны селкеткәндә көч килә һәм ул баш миенә зыян китерергә мөмкин.
Иң яхшысы — колак тонган якка иелеп, тыныч кына торырга яисә берничә тамчы бор спирты салырга.
Фото: fb.ru
Читайте нас: