+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 ноябрь 2019, 12:15

Приютка озатканнар...

Бөре шәһәре урамында хәер сорап торган малайны.

Бөре шәһәрендә урамда узып баручылардан хәер сораган малай турында язып чыккан идек бит. Бала әйтүенчә, әбисе дә, әнисе дә эчә. Ә аның кияргә башлыгы гына да юк...
Шушы көннәрдә опека органнары малайны приютка урнаштырган. Бу хакта Башкортстанның балалар омбудсмены Милана Скоробогатованың фикеренә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
“Әйе, малайны, чыннан да, гаиләдән алганнар. Әлегә вакытлыча. Хәзер опека органнары аның киләчәк язмышы турындагы мәсьәләне хәл итә”, — дигән ул.
Әлеге гаилә урындагы хакимияттә күптән игътибар үзәгендә булган. Баланың әнисе һәм әбисе алкоголь эчемлекләр белән артык мавыга. Малайның мәктәптәге өлгереше белән бәйле проблемалар башланган. Белгечләр моны нәкъ менә гаиләдәге хәлләр белән бәйли.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: