+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 ноябрь 2019, 18:00

“Уенчыкларын җыймый! Нишләргә?”

Яшь әниләр еш кына балаларының уенчыкларын таратып ташлап, аны җыймауларына зарлана. Мондый очракта кычкырыш-елашсыз гына ситуациядән чыгуның берничә юлы бар.

Кем җитезрәк?
Баланы мәҗбүр итеп уенчыкларын җыйдырмагыз. Иң яхшысы, алар өчен төсле, матур тартмалар куегыз һәм гаилә белән ярыш оештырыгыз. Кем тартманы тизрәк тутыра. Җиңүчегә кечкенә бүләк тә әзерләсәгез була. Шулай акрынлап, сабый үзе дә эшкә өйрәнәчәк.
Адашкан уенчыклар
Уенчыкларны төсләре буенча аерып җыю да сабыйда кызыксыну уятачак. Ә аннары бергәләп тартмаларга “ревизия” ясагыз. Кайсы тартмада төсләр буталганын, уенчыклар адашканын барлагыз.
Автоузыш
Бу эшне уен формасында башлап җибәрүнең янә бер ысулы бар. Әйтик, машиналарны тезеп куеп, автоузыш оештырыгыз. Финиш – уенчыклар тартмасында, әлбәттә. Бала машиналарын узыштыра-узыштыра, уенчыкларын җыйганын үзе дә сизми калыр.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: