+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 ноябрь 2019, 18:10

Кәнфит дип алдаталар...

Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар һәм үсмерләрнең снюс куллануы бик куркыныч булуы турында кисәтә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар һәм үсмерләрнең снюс куллануы бик куркыныч булуы турында кисәтә.
“Снюс” буларак билгеле булган суыра торган тәмәкене куллану балаларда һәм үсмерләрдә никотинга бәйлелек тудыра, ул үз-үзеңне агрессив тотуга китерә һәм йокының сыйфатын начарайта, дип белдерә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Начар гадәт үсмерләр арасында тиз тарала, өстәвенә, җитештерүчеләр аларны чагу төргәкләрдә кәнфит һәм мармелад рәвешендә чыгара.
Белгечләр сүзләренә караганда, снюс куллану балигъ булмаганнарның сәламәтлеге торышына тискәре йогынты ясый. Аны суырганда никотин канга эләгә һәм агулануга китерә. Нәтиҗәдә, үсмерләр никотинга гына бәйле түгел, агрессив та була башлый. Йокы һәм аппетит начарлану күзәтелә.
Снюс белән агулану очраклары төрле төбәкләрдә ишетелеп кенә тора. Башкортстанда 12 яшьлек малайның “кәнфит” ашап, дәваханәгә эләгүе турында да язып чыккан идек.
15 яшьлек укучы мондый төтенсез тәмәкенең бер төрен интернет аша заказ биреп алган була. Мәктәптә ул 12 яшьлек укучыны да сыйлый. Үсмер малайга әлеге снюсны “кәнфит” дип бирә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас: