+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 ноябрь 2019, 00:00

Үсмерләр бөтен районны куркытып тота...

Алар яшьтәшләренә, үзләреннән кече мәктәп укучыларына гына түгел, зурларга, олы яшьтәге әби-бабайларга да һөҗүм итә.

Новосибирск шәһәрендә бер төркем үсмерләр бөтен районны куркытып яши. Бу хакта “Риа-Новости” хәбәр итә.
9-14 яшьлек дистәләгән үсмер (араларында яшькә зурраклары да бар) шәһәрнең Калинин районында яшәүче яшьтәшләренә, үзләреннән кече мәктәп укучыларына гына түгел, зурларга, олы яшьтәге әби-бабайларга да һөҗүм итә. Кыйныйлар, акча таптыралар, шушы коточкыч мәхшәрне видеога төшереп, социаль челтәрләргә куялар...
Иң куркынычы, борыннары да кипмәгән бу малай-шалайларны берсе дә тыя алмый. Һәркем үзе, гаиләсе өчен курка, билгеле. Ә полициядән белдерүләренчә, мондый факт буенча бер генә гариза язучы да булмаган.
Ниһаять, үсмер хулиганнар Тикшерү комитетының игътибарына эләккән. Әлегә видеода күренгән ике үсмернең шәхесе ачыкланган. Тикшерү эше дәвам итә.
Фото: kommersant.ru
Читайте нас: