+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 ноябрь 2019, 00:25

Табиб булып кыланган...

12 яшьлек кызга “медосмотр” үткәргән.

Сыктывкарда бер ир, үзен андагы укучының әтисе дип таныштырып, мәктәпкә керә һәм чишенү бүлмәсенә кача. Анда 12 яшьлек кыз килеп кергәч, ул үзен табиб дип белдереп, укучыга чишенергә куша һәм “медосмотр” үткәрә. Шуннан соң бу ир мәгариф учреждениесеннән бер тоткарлыксыз чыгып китә.
Бу хәл 19 ноябрьдә “Сәнгать мәктәбе” ндә була, анда зыян күргән кыз хореография бүлегендә укый. Педагогларның сүзләренә караганда, бәхеткә, ир укучы балага карата көчләү гамәлләре кылмаган.
Ике көннән соң 45 яшьлек ирне полиция хезмәткәрләре кулга ала. Элек хөкем ителгән бу бәндәгә карата җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таныган, хәзерге вакытта тикшерү бара.
Бу хәлдән соң мәгариф учреждениесенә керү режимын үзгәртү турында карар кабул ителгән. Хәзер мәктәп бинасына керү өчен барлык укучыларга да махсус чиплар таратылачак. Моңа кадәр чиплар педагогларга гына таратылган булган.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: