+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 декабрь 2019, 16:15

Боз әле ышанычлы түгел...

Өч бала боз астына киткән.

Брянск өлкәсендәге Ипуть елгасында балигъ булмаган өч бала боз астына төшеп киткән. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Кызганычка каршы, аларны коткарып калып булмаган.
“1 декабрендә Брянск өлкәсенең Сураж шәһәрендә, Ипуть елгасында 2006, 2007 һәм 2008 елларда туган балигъ булмаган балаларның үле гәүдәләре табылган", — диелә хәбәрдә.
Тикшерү версиясе буенча, балалар ныгып җитмәгән боз өстендә уйнарга чыга һәм бу фаҗигагә сәбәпче булган. Хокук сакчылары вакыйга урынынын тикшергән, шулай ук кирәкле судмедэкспертиза билгеләгән.
Елга-күлләр өстендә боз әле ышанычлы түгел. Шуңа күрә аеруча сак булырга, балаларны алдан кисәтү чараларын күрергә кирәк.
Фото:punkt-a.info
Читайте нас: