+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 декабрь 2019, 19:10

Грипптан ничек сакланырга?

Авыру эләктермәс өчен гап-гади чаралар бар.

Грипп — авыр вируслы инфекция. Ул, гадәттә, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә күчә. Табиблар белдерүенчә, грипп кинәт башлана. Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Аннары төчкерү, томау өстәлергә мөмкин.
Авыру аяктан екмасын өчен нишләргә? Әлбәттә, алдан чарасын күрергә кирәк.
Грипп эләктермәс өчен, прививка ясатудан тыш, гап-гади чаралар бар:
— Авыручылар саны арткан чорда җәмәгать урыннарына, кинотеатрларга, зур сәүдә үзәкләренә чыгып йөрүне киметергә. Бигрәк тә балалар белән йөрүдән тыелып торырга.
— Шәхси гигена чараларын күрергә. Белгечләр фикеренчә, кулларны еш юып йөргән кешеләргә вирус сирәгрәк эләгә. Хәзер махсус антисептик салфеткалар сатыла. Алар белән кулларны сөртеп тору ОРВИдан саклый ала.
— Куллар белән биткә, иреннәргә, борынга кагылып алу гадәтеннән арынырга тырышыгыз.
— Балалар бакчасына, мәктәпкә, эшкә барганда борын эченә "Оксолин" мазе сөртегез. Җәмәгать урыннарында маскалар киеп йөрүдән кыенсынмагыз.
— Өйдәге бүлмәләрне даими җилләтеп, мебельләрне, ишек тоткаларын дымлы чүпрәк белән сөртеп торыгыз.
— Витаминнар эчәргә кирәк. Эпидемия чорында С витаминына бай ризыклар ашагыз. Мәсәлән, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут. Суган белән сарымсакның да файдасы зур. Кура җиләге һәм юкә чәчәгеннән әзерләнгән чәй дә файдалы.
Авырыйсыз икән, табибларга мөрәҗәгать итү, дәвалану кирәк.
Фото:joinfo.ua
Читайте нас: