+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 декабрь 2019, 21:45

Чыршыкайны түшәмгә кадаклаганнар

Балалар бакчасындагы сабыйларның әти-әниләре шундый карарга килгән.

Омск шәһәренең 241нче балалар бакчасында әти-әниләр балалары өчен Яңа ел бәйрәмен үзләренчә оештырырга булган. Алар Чыршыкайны түшәмгә кадаклап куйганнар. Хәзер сабыйларга матур итеп бизәлгән чыршы тирәли түгел, ә уртада торган урындык тирәли әйләнергә туры киләчәк. Әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре сабыйлар чыршыны аударып, бәла-каза булмасын өчен мондый карарга килгән.

Шәһәр мәгариф департаментында чыршының гадәти булмаган урнашуы гамәлдәге хәвефсезлек таләпләренең берсенә дә каршы килми, дип белдерәләр. Димәк, хәзер сабыйларга түшәмдәге чыршыкайга сокланырга гына кала.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: