+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 декабрь 2019, 17:55

Директор белән сөйләшүдән соң, юкка чыккан...

Башкортстанда атна дәвамында 13 яшьлек үсмерне эзләделәр.

Башкортстанның Иглин районында 27 ноябрьдә 13 яшьлек үсмер югалган иде. Ул мәктәптән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.
Үсмерне эзләүгә волонтерлар һәм соңыннан полиция хезмәткәрләре кушылды. Әйткәндәй, хокук саклау органнары хезмәткәрләре малайны берничә көннән соң гына эзли башлаган, чөнки әти-әниләреннән гариза килмәгән. Эзләүдә малай укый торган мәктәп тә актив ярдәм иткән.
Сыйныфташлары сүзләренә караганда, 27 ноябрьдә ул мәктәпкә килгән, аның белән директор сөйләшкән, ә аннан соң аны берәү дә күрмәгән.
Бәхеткә, эзләнләр уңышлы тәмамланды. Үсмер табылган. Ул үзен яхшы хис итә, ди волонтерлар. Аның бер атна буена кайда булуы хәбәр ителми.
Фото:ачык чыганаклардан.
Читайте нас: