+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 декабрь 2019, 19:15

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Өйдәге гади генә ризыклар ярдәмгә килә.

Кыш айларында балалар аеруча еш авырый башлый. Балаларның авыруларга каршы торучанлыгын көчәйтү өчен әниләр мондый катнашма әзерли. Яртышар килограмм кишер белән чөгендерне ваклап турап, өстенә күмелгәнче су салалар, сүрән утта пешереләр. Сөзеп, берәр уч йөзем һәм күрәгә салалар, кайнатып чыгаргач, 3-4 минут тоталар. Уттан алгач, бер аш кашыгы бал кушып, салкынча урында 12 сәгать төнәтәләр. Ай буе, көненә 3 тапкыр, яртышар стакан кайнатманы балаларга эчерәләр.

Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: