+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 декабрь 2019, 17:25

Мазовларны вертолетлар белән эзлиләр...

Ике улы белән югалган әти турында нәрсәләр билгеле?

"Лиза Алерт. Башкортстан" волонтерлар хәрәкәте социаль челтәрләрдә Мазовлар гаиләсен эзләү видеоларын куйганнар. Әтиләре Артем белән ике уллары Вячеслав һәм Илья бу елның 26 октябрендә югалды. Әлегә эзләүләр бернинди дә нәтиҗә бирмәде. Волонтерлар, махсус хезмәтләр белән бергә, эзләүгә авиацияне дә җәлеп иткәннәр. Кичә волонтерлар вертолетта территорияне өстән күзәткән.
“Кызганычка каршы, нәтиҗә уңай түгел”, — дип язган алар.
Уфалылар шулай ук тикшерүчеләрнең шәхси балалар бакчалары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә сорау белән килүләрен хәбәр итә. Криминалистлар Артем Мазов педагогларга балаларны документларсыз балалар үзәгенә урнаштырырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала дигән версияне дә күз уңыннан ычкындырмый.
Әгәр сезгә югалган кешеләрнең кайда булуы турында мәгълүмат билгеле икән, кичекмәстән бу хакта 8-800-700-54-52 кайнар линиясенә хәбәр итүегезне, яисә 8-9996-101-02-92 (Дарья), 8-987-099-70-92 (Елена) яисә полициягә 102, 112 номерлары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Фото:социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: