+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 декабрь 2019, 17:00

Башта — әнисе, аннары үзе...

Удмуртиядә шушы көннәрдә үзәк өзгеч хәл булган.

Ялгызы гына улын тәрбияләүче әни кеше үз өендә вафат булган. Бу вакытта өйдә аның ДЦПның авыр формасы белән интегүче 13 яшьлек улы да була.
Үсмер берничә көн әнисенең үле гәүдәсе янында үткәргән. Балачактан инвалид коляскасында гына хәрәкәт итүче малай су эчәргә дип, кухняга барып җитә, тик кранны яба алмый, егыла...
Кызганычка каршы, бала сулы идәндә өшеп үлә. Фатир беренче катта урнашканлыктан, күршеләре су басуга игътибар итмәгән.
Хатынның һәм аның улының үлеме буенча тикшерү башланган. Эш Удмуртия губернаторы Александр Бречалов контроленә алынган.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: