+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 декабрь 2019, 18:10

Софья Израильдән кайта

Бу хакта бүген социаль челтәрләрдә волонтерлар хәбәр итте.

Стәрлетак шәһәреннән ике яшьлек Софья Гыйззәтуллинаның язмышын бөтен республика борчылып күзәтә. Тумыштан сәламәтлеге буенча проблемалары булган сабыйның әнисе белән Израильгә юллануы турында язып чыккан идек инде. Кызганычка каршы, Израиль табиблары кызның бармакларын аеру буенча операция үткәрү мөмкин түгеллеген белдергән. Моңа сабыйның сәламәтлеген тикшерү барышында ачыкланган мәсьәләләр сәбәпче булган.
Тиздән Софья Башкортстанга кайтып җитәчәк. Бу турыда бүген социаль челтәрләрдә волонтерлар хәбәр итте.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: