+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 декабрь 2019, 19:10

Кәнфит дип алдап, снюс биргәннәр...

Башкортстанда мәктәп укучысы реанимациягә эләккән.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер мәктәп укучысы агуланып, авыр хәлдә дәваханәгә эләккән. Бу хакта Bash.News чыганагы хәбәр итә.
11 яшьлек малайга мәктәптә сыйныфташы кәнфит бирә һәм аны ашаганы өчен 20 сум тәкъдим итә. Малай аны-моны уйлап тормый, кәнфитне авызына каба.
Берничә минуттан соң баланың хәле начарлана. Укытучылар “Ашыгыч ярдәм” бригадасын чакыртып, малайны шәһәр дәваханәсенә озата. Чынлыкта исә малай кәнфит түгел, ә “снюс” исеме астында киң таралган көчле никотлы матдә ашаган булып чыга. Укучының хәле авыр, ул реанимациядә, диелә хәбәрдә.
Коточкыч яңалык ата-аналар чатларына да таралды. Әниләр заман афәте аркасында балалары өчен борчыла.
Әлбәттә, бу хакта балалар белән сөйләшүләр алып барыгыз, кәнфит дип алдатып биргән әйберләрне авызга алмаска кирәклеген аңлатыгыз.
Фото:ачык чыганаклардан.
Читайте нас: