+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 декабрь 2019, 12:40

Снюсны тыярга вакыт!..

Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев республика территориясендә балаларга никотинлы матдәләр сатуны тыю тәкъдиме белән чыгыш ясады.

“Федераль закон проекты нигезендә, балигъ булмаганнарга сатуны тыюдан тыш, вейплар рекламасы, аларны аерым территорияләрдә һәм объектларда куллану буенча чикләүләр кертелә, гадәти тәмәке эшләнмәләренә карата тиешле хокук бозулар өчен җаваплылык билгеләнә. Ягъни кальяннар һәм электрон тәмәке гадәти тәмәкегә тиңләштерелә. Бу рациональ карар, аны инде күптән кабул итәргә кирәк иде. Тиздән инициатива федераль закон статусына ия булыр дип өметләнәм», – дип аңлатты Константин Толкачев.
Ул шулай ук республикада проектны агымдагы елның сентябрь аенда кабул ителүен, парламентарийның киләсе мөһим этабы итеп никотинлы жевательләр сатуны тыярга кирәклеген искәртте.
— Без вейпларны җиңәргә өлгермәдек, үсмерләр арасында яңа модалы мавыгу – снюслар ирекле сатуга чыкты. Балалар сәламәтлегенә зур зыян китеръче матдәләр балигъ булмаган балаларның реанимациягә эләгүенә берничә тапкыр сәбәпче булды. Хәзерге вакытта Дәүләт җыелышы, прокуратура белән берлектә, Башкортстан территориясендә никотинлы катнашмалары сату буенча чикләүләр кертү мөмкинлеген булдыра, – дигән нәтиҗә ясады парламентарий.
Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә 11 яшьлек малайның көчле агулану билгеләре белән дәваханәгә китерелүе турында язып чыккан идек инде. Укучы сүзләренә караганда, аңа сыйныфташы кәнфит биргән. Әмма аның кәнфит түгел, ә никотинлы матдә булуы фаразлана.
Фото: pchela.news
Читайте нас: