+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 декабрь 2019, 13:45

Телевизор астында калган...

Саксызлык аркасында ике яшьлек сабыйның гомере өзелгән.

Бурятиядә полицейскийлар ике яшьлек малайның һәлак булу сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта кичә, 12 декабрьдә, төбәк буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Яшь ана ике яшьлек улы белән Улан-Удэдан Курумкан авылына, картәнисе янына кунакка килгән була. Бала яңа шартларда уйный, әнисе белән бергә залда бии башлый. Шул мәлдә сабый өстәлгә килеп бәрелә һәм аның өстендәге кинескоплы телевизор малайның башына килеп төшә.
Баланың туганнары ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма үзәк район дәваханәсе табиблары сабыйның гомерен саклап кала алмаган. Бу факт буенча тикшерү башланган.
Кечкенә балалары булганнарга өйдәге җиһазларга, аларның ныклы урнашуына аеруча игътибарлы булырга кирәк шул. Бәла аяк астында диләр шул...
Фото:ачык чыганаклардан.
Читайте нас: