+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 декабрь 2019, 14:40

Славага бүген 6 яшь тулды…

Балаларның әнисе гаилә башлыгына үтенеч белән мөрәҗәгать юллаган.

Уфада октябрь азагында ике улы белән югалган Артем Мазовны эзләү дәвам итә. Балаларның әнисе Ufa1.ru чыганагы аша Ufa1.ru чыганагы аша иренә мөрәҗәгать иткән.
“Бу минем Артемга шәхси мөрәҗәгатем. Балалар белән өйгә кайт. Без аерылышмыйбыз, дип вәгъдә бирәм, һәм мин эштән китәм, бары тик кайтыгыз гына. Элеккеге кебек яшәрбез. Яңа елны әти-әниләреңдә бер өстәл артында бәйрәм итәрбез", - дигән Эльмира Мазова.
Бүген, 16 декабрьдә, Мазовларның кече уллары Вячеславның туган көне икән. Артемның әти-әнисе дә мөрәҗәгать юллаган. Алар улларының балалары белән өенә кайтуын, оныкларының туган көнен бергәләп билгеләп үтүен сорый.
Искәртеп узабыз, 37 яшьлек Артем Мазов ике балигъ булмаган улы белән 26 октябрь көнне югалган. Республика Эчке эшләр министрлыгы алар турында дөрес мәгълүмат биргән өчен 500 мең сум акча вәгъдә итте. Әлегә Мазовлар хакында расланган бер генә хәбәр дә юк.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: