+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 декабрь 2019, 16:30

Янгында 12 яшьлек кызның гомере өзелгән...

Фаҗига бүген иртән Иглин районында булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең Кризис хәлләрендә идарә итү үзегенә бүген, 16 декабрь иртәсендә Иглин районында көнкүреш вагончыгы януы турында хәбәр килгән. Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр килгән. Ут-ялкын кыска вакыт эчендә сүндерелгән.
Янгын сүндерү барышында һәлак булган 12 яшьлек кызның гәүдәсе табылган. Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү-оператив төркеме ачыклый. Янгын булган урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Виталий Барзайкин килгән.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: